+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Дошман пулясын умырткасында алып кайткан...

Икенче группа инвалиды булуга карамастан, Хәсән Бәхтияров тыныч тормышта да бик җаваплы бурычлар башкарды

Дошман пулясын умырткасында алып кайткан...
Дошман пулясын умырткасында алып кайткан...

Бәләбәй төбәгендә “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып эшләгәндә, Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәсән ага Бәхтияров белән очрашырга туры килде. Чыгышы белән Бишбүләк районының Морадым авылыннан ул. Сөйләшеп утырганда ул тыйнак кына бер үтенечен дә белдерде. Хәсән ага үзенең тормыш юлы хакында язган дәфтәрне миңа тоттырды. “Укып чыккач, шалтыратырмын”, — дидем. Үземчә төзәтмәләр кертеп, бу китапчыкны “Яшьлегем хатирәләре” дип атап, туган якка юл төшкәндә мин аның йортына үзем сугылдым. Аны кайда нәшер итү хакында да якынча сөйләштек. Кыскасы, бу кечкенә китап Хәсән Бәхтияровның 80 яшенә 2000 елда басылып та чыкты. Без Бөек Җиңүнең 55 еллыгы алдыннан кече улы Тимерҗан белән сугыш ветеранына үзебезчә бүләк ясадык. Белсәгез икән бу минутларда фронтовикның сабыйларча ничек сөенгәнен!

Хәсән Сәетгәрәй улы сөекле җәмәгате Җәмлиха апа белән шул елның җәендә туганнарын җыеп, гөрләтеп юбилей тантанасын үткәрде. Күңелне иң тетрәткәне бик ерактан кайткан якыннарына үзенең шушы тормыш китабын бүләк итүе бул­гандыр, чөнки анда җан авазы, йөрәк каны белән язылган мизгелләр тасвирлана. Болар – яшьләр өчен бер ядкарь.

Хәсән ага канлы сугыш, олы тормыш юлы үткән кеше иде. Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен Амур өлкәсендә хезмәт иткәндә ишетә. Аны Смоленск юнәле­шендәге фронт линиясенә җибәрәләр һәм Ржев шәһәрен азат итүдә катнаша. Ул станоклы пулемет белән һәрчак алгы сызыкта була. 1942 елның 15 августында миномет снаряды ярчыгыннан Хәсән абыйның башы яралана. Айлар дәвамында госпитальдә дәвалангач, янә сафка баса. Ә инде 1943 елның ноябрендә, снайпер пулясы тиеп, аның умыртка сөяген яралый. Командование батырлыгы өчен аңа рәхмәт белдерә, соңрак ул I дәрәҗә Ватан сугышы орденына, төрле медальләргә лаек була.

Икенче группа инвалиды Хәсән Бәхтияров бик теләсә дә фронт сызыгына башкача бара алмый. 1944 елда ул туган ягына — Морадымга әйләнеп кайта. Сугыш яралары төзәлеп бетмәсә дә, ике көннән соң Хәсән ага кызлардан торган трактор бригадасына җитәкчелек итәргә карар кыла. Сугыш башыннан сөрелми яткан, чирәмгә әйләнгән җирләрне биш кызга иген үстерерлек итеп эшкәртергә туры килә.Тырыш хезмәтләре өчен кызлар белән бергә Хәсән Бәхтияров та “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медале белән бүләкләнә.

Хатын-кызларга авырлык килмәсен дип, үзенә дә тегесен-монысын күтәрергә, төрле эшләр башкарырга туры килә. Һәм шулчак умыртка сөягендәге ярасы кузгала. Шуннан соң элекке яугир исәп-хисап эшенә күчә, тора-бара зооветеринария белгечлеген үзләштерә. Әйткәндәй, аның егерме елга якын гомере зооветтехник һөнәре белән бәйле. Заманында ул эшләгән “Сухоречка” совхозы токымлы сарыклар үрчетүгә махсуслашкан иң рентабельле хуҗалык була. Биредә генә дә 17-18 мең баш сарык асралган икән. Һәр сарыктан 4,5 килограмм йон, 100 сарыктан 110-115 бәрән алу районда иң яхшы күрсәткечләрдән саналган. “Сарыкчылык белән ныклап шөгыльләнәсегез килсә, әнә Бәх­тияровның тәҗрибәсен өйрәнегез”, – дип юкка гына әйтмәгән Бишбүләк районы партия комитетының ул вакыттагы беренче секретаре Адольф Мурманский.

Алдынгы хуҗалык, Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәләрендә катнашып, күп тапкырлар медальләргә, күчмә Кызыл Байракларга лаек була. Хәсән Бәхтияров исә Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә. Хәсән аганың заманында торф чыгарган, урман кискән хатыны, уңган-булган Җәмлиха апаның да биредә зур өлеше бар, әлбәттә. Ул – кул кайчысы белән бер көндә 30 баш сарыкның йонын алып, районда беренче урынга чыккан алдынгы эшче. “Хезмәт ветераны” һәм башка медальләргә лаек булган Җәмлиха апа кышын фермада эшли, җәен чөгендер үстерә. Районның йөзек кашлары булган Хәсән ага белән Җәмлиха апа 1996 елда алтын туйларын үткәрәләр.

Хәсән ага белән Җәмлиха апа гомер буена тыйнак, изге күңелле балалары белән горурланып яшәделәр. Өлкән уллары Ирек — заманында “Шкаповнефтестрой” трестының автоколонна начальнигы, кечесе Тимерҗан Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумының алыштыргысыз директоры булып эшләделәр. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”. Бик кыска гына вакыт эчендә спорт залы, ашханәсе, лабораторияләре, җыелыш залы булган 4 катлы техникум бинасын сафка бастырган шәхес ул. Бәлки, моның белән ул үзенә һәйкәл куйгандыр. Ни үкенеч, Хәсән ага белән Җәмлиха апа балаларының гомерләре генә бик кыска булды. Хәтта алар лаеклы ялга да чыга алмый калды. Әти-әниләре: “Алар безне җирлисе урынга, без аларны соңгы юлга озаттык”, — дип күз яшьләре түктеләр.

Берничә елдан Хәсән ага да гүр иясе булды. Ни хәл итәсең, авыл йортында моңсуланып Җәмлиха апа берүзе калды. Юл төшкәндә, мин аның янына кереп, хәлен белеп йөрдем. Күпмедер вакыт үткәч, Җәмлиха апаның да бакыйлыкка күчкәнен ишеттем. Урыннары оҗмахта булсын...

Әнвәр Сөләйманов.
Бишбүләк районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: