-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Республика
26 март , 11:20

Аскын музейлары: тарих һәм ватанпәрвәрлек

Аскын районы музейлары – тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия һәм мәдәни мирасны өйрәнү үзәкләре.

© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Аскынның беренче һәм икенче санлы мәктәпләренең тарих һәм туган якны өйрәнү музейлары, Аскын районының тарих һәм туган якны өйрәнү музее - һәркайсы үзенең әһәмиятле миссиясен үти: буыннарны берләштерә, туган якка мәхәббәт һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияли.

Аскынның икенче санлы мәктәбендәге туган якны өйрәнү музее

2нче мәктәп музее үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Аның төп юнәлешләренең берсе – СВО катнашучылары турында истәлекне саклау. Музейда СВО геройларына багышланган стендлар, документлар тупланган папкалар, шулай ук махсус хәрби операция зонасыннан китерелгән экспонатлар бар.

Гомумән алганда, "Ватанны саклаучылар елы" һәм"Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы" кысаларында күптөрле чаралар уздырыла. Монда «Батырлык дәресләре», хәрбиләр һәм ветераннар белән очрашулар оештырыла.

Район музейлары отставкадагы подполковник Марс Кыям улы Сәяпов белән даими хезмәттәшлек итә. Ул СВО зонасыннан гильзалар, бронежилетлар, каскалар, снаряд футлярлары, квадрокоптерлар һәм яндырылган техника өлешләре кебек экспонатлар алып кайта.

© Денис Таваев
© Денис Таваев
© Денис Таваев
© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Аскын районының тарих һәм туган якны өйрәнү музее

Аскын районының тарих һәм туган якны өйрәнү музее 1961 елда оешкан, 2005 елдан ул Башкортстан Милли музее филиалы булып эшли башлаган. 2024 елда музей элеккеге "Дом быта" бинасына күчерелә (Советская урамы, 9) һәм актив эшчәнлеген дәвам итә.

Биредә танылган рәссам Федор Александрович Кащеевның 500дән артык сурәтләре тәкъдим ителгән. 
Кащеевның эшләре шулай ук Польшада, Германиядә һәм Болгариядә халыкара күргәзмәләрдә уңышлы экспонатланган. Иҗади бурычларының җитдилеге, реализм принципларына тугрылыгы, үзенә карата тотрыклы таләпчәнлеге белән Федор Кащеев үзенең хезмәттәшләре-рәссамнары арасында зур абруй казанды. Озак еллар дәвамындагы киеренке эш дәверендә рәссам останың кредосын чагылдырган, тамашачыларны һәрвакыт сөендерә торган йөзләрчә рәсемнәр иҗат итә.

Фондларында 6000нән артык экспонат саклана, алар арасында археологик һәм этнографик табылдыклар, борынгы көнкүреш әйберләре, тарихи документлар, Бөек Ватан сугышы геройларының шәхси әйберләре бар.

Музей республика һәм район күләмендәге күргәзмәләрдә катнаша, тарихи тикшеренүләр алып бара. Шулай ук ветераннарга, локаль сугышлар һәм Бөек Ватан сугышы катнашучыларына багышланган зур архив тупланган.

© Денис Таваев

Аскынның беренче санлы мәктәбендәге музей

Музей аерым кабинетта урнашкан һәм киңкырлы эшчәнлек алып бара. Аның төп юнәлешләре:

  • Экскурсияләр һәм «Батырлык дәресләре» үткәрү
  • Тарихи тикшеренүләр һәм эзләнү эшләре
  • Ветераннар, якташ геройлар белән очрашулар
  • Тематик стендлар һәм документаль материаллар әзерләү

Музей фондында 1000нән артык экспонат саклана, шул исәптән солдат хатлары, Бөек Ватан сугышы ветераннарының шәхси әйберләре, тарихи фотолар. Шулай ук мамонт сөяге һәм борынгы хайван калдыклары да бар.

Музейда СВОда һәлак булган геройлар турында папкалар эшләнгән, аларда биографияләр, фотолар, QR-кодлар урнаштырылган. Бу кодлар аша геройлар турында өстәмә видео һәм мәгълүмат табып була.

© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Музейлар эшендә заманча технологияләр

Аскын районы музейлары яңа технологияләр куллана. 1нче мәктәптә QR-кодлар белән эшләүдән тыш, СВО катнашучылары турында электрон база булдырылган, интерактив материаллар әзерләнә.

Район мәктәпләрендә укучылар һәм укытучылар маскировка челтәрләре үрүдә катнаша, аларны махсус хәрби операция зонасына җибәрә. Моннан тыш, мәктәпләрдә гуманитар ярдәм җыю һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздырыла.

Район музейлары – тарихны, батырларның исемнәрен саклау, патриотик рухны ныгыту үзәкләре. Алар тарихи экспонатлар туплау белән генә чикләнми, ә яшь буынны актив рәвештә тарихи үткән белән таныштыра, патриотизм тәрбияли.

Заманча технологияләрне куллану, ветераннар һәм хәрбиләр белән тыгыз элемтә булдыру, яшь буынны тарихны өйрәнүгә җәлеп итү – болар барысы да музейларның әһәмиятен арттыра. Алар Ватанны саклаучыларга ихтирам тәрбияләүдә, яшьләрдә горурлык һәм җаваплылык хисе уятуда мөһим роль уйный.

Читайте нас: