+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Авыруны кисәтү хәерле!

24-30 мартта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы йогышлы авыруларны профилактикалау атналыгы (Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә) уздыруны игълан итте.  

Авыруны кисәтү хәерле!
Авыруны кисәтү хәерле!

Бу атнаның максаты — йогышлы авыруларны профилактикалауның һәм вакытында вакциналауның мөһимлеге турында халыкка мәгълүмат бирү.
Йогышлы инфекияләр авыру китереп чыгаручы микроорганизмнарның аларга сизгер организмга тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм йогышлы кешедән сәламәт кешегә күчә ала.

- Инфекция йоктыруның төп юллары һәм профилактика ысуллары:
1. Һава-тамчылап йоктыру юлы (грипп, салкын тию, җил чәчәк авыруы, коклюш, туберкулез, дифтерия, кызамык, кызылча һ.б.) - профилактика өчен битлекләр кию, бүлмәләрне җилләтү, бинада күп кеше җыелмауны булдырмау кирәк;

2. Алиментар (азык-төлек аша) юл (барлык эчәк инфекцияләре, сальмонеллез, дизентерия, А вируслы гепатиты) - шәхси гигиена, кулларны, азык-төлек продуктларын юу, биналарда чебеннәр булмау мөһим роль уйный;

3. Җенси юл (вируслы В һәм С гепатиты, ВИЧ-инфекция һ.б.) - мондый инфекцияләрне профилактикалауның мөһим аспекты булып барьерлы саклану чараларын куллану тора;

4. Кан аша тапшыру (ешрак - В вируслы гепатиты, ВИЧ-инфекция) - бу очракта йогышлы авыруларны булдырмый калырга стериль хирургия инструментарлары, татуировкалардан баш тарту ярдәм итәчәк (бигрәк тә өй шартларында).

- Йогышлы авыруларны профилактикалау индивидуаль (вакциналау, гигиена кагыйдәләрен үтәү, чыныктыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару) һәм иҗтимагый профилактиканы (җитештерүдә, эш урынында сәламәт, хәвефсез хезмәт һәм көнкүреш шартлары тудыру) үз эченә ала.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: