Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова:
“Башкортстан – Русиядә иң алдынгы фәнни төбәкләрнең берсе. Республика 10 ел рәттән инновацион үсеш рейтингында алдынгы урыннарда. Галимнәребезнең казанышлары, чыннан да, уникаль! Башкортстан фәндә лидер
булып тора, республикада 3 меңнән артык патент рәсмиләштерелгән, 15 мең югары технологияле эш урыны булдырылган, 150дән артык дәүләт программасы уңышлы тормышка ашырылган".
Түбәндә чыгыш ясаган спикерларның төп тезисларын тәкъдим итәбез.
Олег Белявский, РЦНИ директоры:
“Башкортстан НОЦы иң танылганнар арасында. Республика – бөтен ил өчен үрнәк!”
Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Габитов:
“Без авыл хуҗалыгы культураларын Урал климатына яраклаштырабыз. Бу – стратегик бурыч! Башкорт дәүләт аграр университетында яңа лаборатория ачылды: «Агробиотехнология» лабораториясендә селекция процессын тизләтү өчен климат контроле булган махсус камералар урнаштырылган. Яңа технологияләр уңышны 5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә".
Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов:
“Безнең университет инде күп еллар альгология, биотехнология өлкәсендә эш алып бара. Бу лаборатория киләчәктә инновацияләрне тормышка ашыру өчен төп мәйданчык булачак. Башкорт дәүләт педагогия университетында «Тере системалар биотехнологиясе» лабораториясе эшли башлады. Анда экологик биопрепаратлар, үсеш стимуляторлары, биопестицидлар эшләнә. Лабораториядә мәктәп укучылары һәм студентлар катнашлыгында тәҗрибәләр уздырыла.
Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Пышный:
“Башкортстан – югары потенциаллы төбәк. Монда чыннан да көчле галимнәр эшли. Киләчәккә юл ачык!”
Форум барышында Русия төбәкләрендә фәнни үсешне көчәйтү, яшьләрне инновацион эшчәнлеккә җәлеп итү кебек мөһим мәсьәләләр дә каралды.
Фото: pravitelstvorb.ru